14 февраль көнне Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров, «Әфган сугышы инвалидлары һәм ветераннары» җәмгыятенең Саба территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Илшат Әхмәтшин, сугышчы-интернационалист Халит Шәрипов, Шыңар мәктәбе укучылары, Чулпыч авылы егете Илфат Зиннәтуллин каберенә венок куйдылар, бер минут тынлык белән батыр сугышчыны искә алдылар. Аннары Илфатның әти-әнисе Якуб абый белән Раилә апаның хәлен белделәр. Ә Фәнис Закиров Илфатның әтисе Якуб абыйның күкрәгенә юбилей медале такты.
|