Статистика |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Май » 10 » Җиңү көнендә!
Җиңү көнендә! | 10:41 |
9 май көнне Бөек җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан, сәгать көндезге 10да Оет авылының Советлар Союзы герое Вәлит Хаҗиев хәйкәле каршында, башлангыч мәктәп укучылары көче белән эзерләнгән тематик чыгыш белән башланып китте. Аннан сугыш кырында ятып калган авылдашлар рухына авылыбызның абыстае дога кылды. Бәйрәм белән котларга Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин белән "Шыңар” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Гарипов килгәннәр иде. Сәгать көндезге 12дә Олы Шыңар авылында урнашкан хәйкәл каршындада авыл халкы күп җыелган иде. Бәйрәмне Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары махсус төзелгән сценария нигезендә алып бардылар. Шыңарлыларны бәйрәм белән котларга "Сабагаз” идәрәсе җитәкчесе Мөхетдинов Исмәгиль Ибрай улы белән районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкче Марсель Хуҗин килгәннәр иде. Митингны авыл җирлеге башлыгы ачып җибәреп, килгән кунаклар сүз алдылар, аннан һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң бәйрәм салюты булды. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында концерт белән дәвам итте һәм чәй өстәле артында җылы сөйләшүләр белән тәмамланды. Сугыш ветераннарына, тол калган хатыннарга Олы Шыңар авылының эшмәкәре Гараев Марат ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәч пакетлар тапшырылып өйләренә озатылып куйдылар.
|
Просмотров: 481 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: Хазиев Валит Хазиевич, мухутдинов фанзир якубович, марсель хузин, җиңү көне, село уют сабинского района, Мухутдинов исмагил ибраевич, 9 май, митинг, День Победы, Герой
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|