Саба районы башлыгының карары нигезендә 1нче апрельдән 1нче июньгә кадәр санитар чисталык буенча районда чисталык икеайлыгы башланып китте. Икеайлык барышында бүгенге көнгә 4 тапкыр өмәләр оештырылды. Барлыгы 24 куб.метр чүп – чар җыелды. Оешма, предприятия территорияләре чүптән арындырылды, укучы балалар һәм бюджет оешмалары эшчеләре ярдәме белән авыл урамнары һәм инеш кырыйлары чистартылды. 9 май бәрәме уңаеннан сугышта һәлак булганнарны искә алу урыннарына косметик ремонтлар башланды. Шулай ук 1май көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авыллары зиратларында бердәм чистарту өмәләре үткәрелде. Анда корган агачлар кисеп чыгарылды, ел дәвамында җыйналган калдыклар җыйнап арбага төялде. Бәйрәм көн булуга да карамастан күп кеше килгән иде, кайткан кунакларда күп иде., барлыгы өмәләрдә 300гә якын кеше катнашты.
|