Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсендә үткәрелгән “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” конкурсында 11 укучы катнашты. Конкурсны башлаганда бүлекчә начальнигы Линар Вәлиев юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүнең зарурлыгын ассызыклап чыгыш ясады.Укучылар исә моңа сынау барышында омтылышларын ачык күрсәттеләр. Егетләрдән Мәүлет Бикбаев белән Марат Газизов 20 билетның барысына да 17 секунд эчендә дөрес җавап бирделәр. Җиңүчене ачыклау өчен аларны кабат ярыштырырга туры киләчәк иде. Әмма Марат җиңүне ярышсыз гына сыйныфташына бирде. Өченче урынны алган Дилюс Ногманов та алардан 3 секундка гына калышты.Кызлардан барлык билетларны дөрес һәм тиз арада Гөлия Зәйнетдинова чиште. Сыйныфташы Фирүзә Нигъмәтҗановага 2нче урын бирелде.Шунысын әйтергә кирәк: бу кызлар һәм егетләр барысы да Олы Шыңар урта мәктәбенең югары сыйныфларында белем ала. Инде “Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе” филиалында укып автомобиль йөртергә дә өйрәнгәннәр. Таныклык алырга 18 яшь тулганын гына көтәләр. “Бу укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бер ел дәвамында кабатладылар. Мәктәптә кагыйдәләрне башлангыч сыйныфларда ук өйрәнә башлыйбыз. Унынчыга җиткәч, шоферлыкка укыйлар. Конкурска килгән 10 укучының барысы да апрель аенда имтиханнарны уңышлы тапшырды. Укучыларга моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белсәгез, ЮХИДИ хезмәткәрләре алдында да югалып калмыйсыз, бәхәсле очракларда үзегезнең хаклы икәнлегегезне раслый алачаксыз, дип гел әйтеп киләм. Юлларда тәртип саклаучылар кагыйдәләрне су урынына эчүчеләрне һәрвакыт ихтирам итә. Шуңа күрә газетада конкурс игълан ителүгә, укучыларны бәйгедә катнашырга чакырам. Менә сезгә тур сораулары, эшләп җибәрегез дим. Әгәр шулай әйдәләп йөрмәсәң, булмый. Кайбер мәктәпләргә әнә шундый инициатива күрсәтү җитми,– ди 39 ел педагогик стажлы технология укытучысы Хәниф Хаҗиев.Шулай итеп, “Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесе филиалы белгече Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән призларның барысын да Олы Шыңар укучылары алып китте.
(әлеге материал "Саба таңнары" газетасыннан алынды)
|