Чәршәмбе, ягъни 12 ноябрь көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигэн исем астында кичә үтте. Кичә уен формасында үткәрелде. Ике команда үзара төрле викторина сораулары, табышмаклар, спрот эстафеталары, җырлар белән көч сынашты. Әлеге кичәдән һәркем үзенә ныклы энергия алды. Ә уен ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды