Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2011 » Июнь » 1 » "Без - Шыңарлылар диегез!"
"Без - Шыңарлылар диегез!"
09:24
   Бүген, мәҗлесләрдә бии белмәвеннән читенсенеп почмакка качучылар арткан вакытта, Олы Шыңар урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен вальс әйләнә», -дип язган иде бервакыт журналист Фәрит Салихов «Яшьлек» журналында (2011 ел,№ 4,апрель саны). Ә бүгенге «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән кайткач, вальсны укучылар гына түгел,укытучылар да бии дияр идем. Ник дигәндә, быелгы чыгарылыш укучыларын вальс биеп озатып калды алар. Бәйрәм беткәннән соң, инде күптән лаеклы ялда булган ветеран укытучыбыз Тимергалиев Хәйдәр Газизовичның өстәмә белем бирү педагогы Билалова Әлфия Кыямовна янына килеп: «Мине биергә чакырмаганга үпкәләп утырдым әле»,- дигән сүзләре таң калдырды. Быелгы уку елын зур уңышлар белән төгәлли Ә.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы. Район, респуплика олимпиадаларында, «Йолдызлык», «Йөрәкләр дуслыгы», «Түгәрәк уен» һәм башка бик күп төрле бәйге – ярышларда зур уңыш яулаулары белән чын күңелдән горурлана алар. Ә җиңүләрнең төп сәбәбчеләре -11 сыйныф укучылары. Укуда гына түгел, спортта, мәдәнияттә дә алдынгы булганнар алар. Гомүмән, һәрберсе үзенчә тырыш, зирәк, актив укучылар. Алга таба да бу күркәм сыйфатларын югалтмасыннар иде. «Кая барсагыз да, бер дә икеләнмичә, без-Шыңарлылар!» - диегез диде Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына. Чыннан да, шундый балалар үстерә алган әти-әниләрнең, чын шәхес тәрбияләуче дус, иҗади укытучылар коллективы, сәнгатькә гашыйк мәдәният хезмәткәрләренең булуы куандыра, сокландыра. Шушы талантларның мәктәптән китүләренә уфтанырга кирәкми. Чөнки аларга алмаш үсеп килә. Бәйрәмне алып барган һәм 11сыйныф укучыларына кушылып биегән 5 сыйныф укучылары моның ачык мисалы (җитәкчеләре-Ә.Билалова). Әйе, чын мәгънәсендә матур да, шул ук вакытта ямансу да бәйрәм тамаша шаһиты булырга туры килде миңа. Кичәгә килгән районыбыз кунаклары, Ветеран укытучыларыбыз, гомумән, барлык тамашачы канәгать калгандыр. Моңсу һәм шатлыклы күз яшьләре, көчле алкышлар шуңа ишарә булды.
                                                                                     Алисә Билалова. ТДГПУ студенты.
Просмотров: 375 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: әлфия билалова, фәрит салихов, яшьлек журналы, Алисә Билалова, Шыңар урта мәктәбе | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов