Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Июнь » 20
11нче июнь көнне район сабантуенда Олы Шыңар авыл җирлегеннән 30 спортчыдан торган "Шыңар” командасы ярышларда катнашты ( тренерлары И.Н.Набиуллин). Команда беренчелеге милли көрәш, гер спорты, кул көрәштерү, ат чабышы һәм аркан тартышу уеннарында көч сынаштылар. Ат чабышында барлыгы 4 ат катнашты, аларда Олы Шыңардан бертуган Асадуллин Рәсим белән Рәдис, Кече Шыңар авылыннан Рахматуллин Рәзиль һәм Назмиев Илюс катнаштылар. Шулай ук Түлешкә авылыннан Хайруллин Хаҗинур үз атын матур итеп бизәп, җигүле ат белән сабантуй мәйдана керде. Ә инде ярыш нәтиҗәләренә килгәндә "Шыңар” командасы район күләмендә 1нче урынга лаек булып 20 мең сумлык сертификатка лаек булды. Урра!!! Шыңарлар беренче!!!
|
|
|
|
Block title |
Block content |
|