«Бүген бездә - Сабантуй!» Шатлыклар күңелебездә Ал кояш - йөзебездә. Килегез, дуслар,мәйданга Сабантуй бүген бездә!
Менә шушы шигъри юллар белән башланып китте Олы Шыңар авылында балалар Сабантуе. Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәмдә һәркем үзенә шөгыль тапты, конкурсларда, ярышларда, уеннарда катнашты. Сабан туе бирнәсе җыйганнан соң «Әлфия» бию коллективының кечкенәләр төркеме парлы татар биюен башкарды, «Сабан туе – хезмәт туе» җыры яңгырагач, алып баручылар, балаларны уеннарда катнашырга чакырдылар.Уеннарның нинди генә төре юк: «Кашыкка йомырка салып,капчык киеп йөгерү», «Кул көрәше», «Балык тоту», «Таяк тартыш», «Убырлылар эстафетасы», «Су ташу», Габдулла Тукай елына багышлап Тукай әсәрләреннән «Әсәрне таны» дип исемләнгән викторина һ.б. Кыскасы,җыр-бию,уен-көлке тынып тормады, һәркем бәйрәмнән канәгать калып,бүләкләр алып кайтып китте.
|