Статистика |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2015 » Февраль » 14
"Туган як" оешмасы җитәкчесе Гарипов Алмаз Габдулхак улы үз гаризасы нигезендә эштән азат ителү сәбәпле, оешма җитәкчесе итеп Олы Шыңардан Мөхәммәтов Илфат Шәкүр улы билгеләнде.
|
13 февраль көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә (15 февраль) татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган көне уңаеннан ток-шоу үткәрелде. Әлеге бәйгедә Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән бәйле сорауларга җавап таптылар. Шулай ук аның танылган шигырь, җырлары яңгырады: “Җырларым”, “Ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Сәгать” һәм башкалары. Укучыларны бигрәк тә шагыйрьнең батыр һәм иҗатка гашыйк булуы җәлеп итте. Укучылар белән бу очрашу моңсу булса да, һәр катнашучы өчен ул файдалы булды.
| |
|
|
Block title |
Block content |
|