Шимбә көнне 50 ел бергә тигез гомер кичергән 4 пар катнашында Кече Шыңар мәдәният йортында, алтын парларның барлык балалары, туганнары катнашында концерт кичә булып узды. Анда Олы Шыңар авылыннан Садыков Рифкат абый белән Наҗия апа, Шайдуллин Илгиз абый белән Әлфия апа, Султанов Хөсәен абый белән Дания апа һәм Чулпыч авылыннан Зиннатуллин Якуб абый белән Райлә апалар чакырылган иде. Кичә барышында юбилярларның иң якын туганнары, балалары, оныклары үзләренең котлауларын сәхнәдә җыр һәм бию белән җиткерделәр.
1нче октябрь көнне "Алтын туйларын" әлеге парлар Саба район үзәгендә үткәрелгән чәй табыны артында үткәрделәр. Аларга Саба район башлыгы Рәис Минниханов һәм "Туган як" җитәкчесе Алмаз Гарипов истәлек бүләкләре тапшырдылар.