Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Декабрь » 03
2011 елның 4нче декабрь көнне Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Бу көнне иртәнге сигездән егерме сәгатькә кадәр Олы Шыңар авылы мәдәният йортында һәм Оет авыл клубында урнашкан сайлау участоклары эшләячәк. Барыгызныда сайлауларда көтеп калабыз!
|
Кичә Олы Шыңар авыдл җирлегенә 5 газ плитәсе һәм 8 газ котелы алып кайтып керемнәре аз булган һәм мохтаҗ булган өлкән яшьтәге пенсионерларга таратылды. Ә Олы Шыңардан Набиуллина Нәзифә белән Садыков Рифкаткә Саба районы Советы бинасында район башлыгы Рәис Минниханов газ пичләрен үзе тапшырды.
|
29нчы октябрь көнне Олы Шыңар авылының мәдәният йортында, аннан соң Оет авыл клубында Саба муниципаль район башлыгы Рәис Минниханов, район Советы аппарат җитәкчесе Расих Сабиров, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Мидхәт Хафизов, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, "Туган як” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Гарипов Олы Шыңар, Кече Шыңар авылы сайлаучылары белән сайлау алды очрашуы үткәрделәр. Очрашуга килгән сайлаучылар үзләрен борчыган күп төрле сорауларын турыдан туры җитәкчеләргә биреп тулы җавап ала алдылар. Авыл халкын җыелыш беткәч Шәмәрдән һәм Саба мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән сөендерделәр.
|
|
|
|
Block title |
Block content |
|