Шыңар авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Барлык бюдҗет оешмалары үз территорияләрен чүп үләннәреннән арындыралар, косметик ремонт ясыйлар. Җәй яңгырларга бай булу сәбәпле авыл эчләрендә чүп үләннәре биек булып үсте, һәм аларга каршы авыл җирлегендәге бюдҗет оешмалары эшчеләре көрәшкә чыктылар. Бүгенге көндә Олы Шыңар урта мәктәбендә спорт мәйданчыгын буяу эшләре алып барыла, Кече Шыңар авылы мәдәният йортында түбә ябу, сәхнәне төрү, стеналарны буяу, тәрәзә яңакларын тышлау кебек, җәмгыясе 677 мең 214 сумлык ремонт эшләре алып барыла. Оет һәм Шыңар мәдәният йортының котельнаяларында газ пичләрен алмаштыру эшләре көтелә. Шулай ук Чулпыч авылының эчендәге уннан артык агач киселеп түгелде, Чулпыч авылы зиратының йорты буялды, алдагы көннәрдә смета бәясе 7 млн. 189 мең сумлык Чулпыч авылына су кертү эшләре күздә тотыла.
|