Ватаныбызга җиңү алып килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышта һәлак булучыларның тол хатыннарына, һәм тылда эшләгәннәргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән азык - төлек җыелмасыннан күчтәнәч пакетлар әзерләнде. Безнең Олы Шыңар авыл җирлегендә әлеге пакетлар барлыгы 94 кешегә Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, Саба муниципаль районы финанс бюдҗет палатасы рәисе Шәмсүн Сунгатов һәм "Яшен" җәмгыяте директоры Рамазан Зарипов тарафыннан таратылды инде.
Бөек җиңү уңаеннан апрель аенда ветераннарны РФ пенсия фонды да куандыра. РФ Президенты Указы нигезендә бу айда сугыш ветераннарының пенсияләренә 5 000 сум, тыл ветераннарына 1 000 сум акча өстәлеп киләчәк.