10 октябрь көнне Кече Шыңар авыл
мәдәният йортында "Җырлы
балачак” дип аталган татар
халык һәм балалар җыры
район конкурсының зона бәйгесе булып үтте. Бәйгедә 11 авылдан 7 яшьтән 17 яшькәчә 21 бала катнашты.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларны бәйгегә зур әзерлек белән алып килгәннәр,
һәрбер баланың чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Районнан
килгән яшь белгечләр - жюри
әгъзалары һәр җырчыны игътибар белән тыңлады,тиешле бәя бирде.
|