Кичә, Олы Шыңар урта мәктәбенең спорт залында авыл җирлекләре командалары арасында , ир егетләр арасында воллейбол уены буенча зона ара ярышлар булып үтте. Шыңарга көч сынашырга 5 авыл җирлегеннән командалар килгән иде. Ярышның нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны Тимершыклылар, икенче урынны Симетлеләр, өченче урынны Шыңар белән Мичәннеләр бүлеште һәм дүртенче урынга Эзмә командасы чыкты.
|