24-25 март көннэрендэ Арча районында "Созвездие-Йолдызлык-11” фестиваленең зона ярышлары булып узды. Әтнә,Балтач,Кукмара,Питрәч,Арча районнарыннан килгән 1000 нән артык егет хәм кыз (4-21яшьлекләр)”вокал”, "хореография”, "конферанс” номинацияләрендә көч сынаштылар.Сайлап алу этабында Сабадан да 150дән артык бала катнашты. 2 көн буе барган киеренке сынаудан соң Кече Шынар мәдәният йортының "Шаян кызлар” төркеме "конферанс” номинациясендэ җиңу яулап, 18-22 апрель көннәрендә Казан шәһәрендэ узачак суперфиналга чакыру алдылар. Жырга,биюгэ,гомумән, һәр эшкә сәләтле булган 5 сыйныф кызлары Билалова Энҗе,Гыйльметдинова Зилә,Баһманова Резидә,Зарипова Алсу,Гайнанова Фирүзә һәм Сәлмәнова Гөлфинәне бу олы шатлыклары белән чын куңелдэн котлыйм һәм алдагы көннәрдә дә сәламәтлек,уңышлар телим. Балалар иҗат узәге директоры Мөбәрәкова Алсу Маратовна, Шәмәрдән музыка мәктәбе хореографы Мирзаханова Рушания Габдуллаҗановна, Яшьләр узәге белгече Нигъмәтжанова Энже Зөфәровнага олы рәхмәтләремне җиткерәм.
Сәнгать житәкчесе: Әлфия Билалова. 1911ел,март.
|