Урып-җыю чоры – игенче механизаторлар өчен икмәк фронтында көч сынашу ул. Басуда хезмәт һәр хуҗалыкның техник мөмкинлегеннән чыгып оештырылганлыктан, уракта берәүләр алдыра,икенчеләр калыша.Мәсәлән,җаваплылыгы чикләнгән “Туган як” җәмгыятендә урып-җыю 26 августка төгәлләнде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Туган як” җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Ганиев безне бодай басуында:”Урак бетте,келәтләр тулды,”-дип каршы алды.Техника барысы да басуда иде әле.Игенче-механизаторларның да,шоферларның да уракны 12 көндә төгәлли алу сөенеченнән йөзләре балкый.1400 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларны
ике “ДОН-1500” һәм ике “Нива” комбайны суктырган.Амбарга 40531 центнер ашлык кайткан.Гектар уңышы 29 центнер тәшкил итә. Хуҗалык җитәкчеләре һәм игенчеләр быелгы уңыштан канәгать.Арпаның һәр гектарыннан 35әр,язгы бодай белән солыдан 30ар центнердан артык уңыш җыйнап алынган.Комбайнчылар да эш күрсәткечләре буенча бер- берсеннән калышмаганнар.”ДОН-1500” маркалы комбайннарның 14500 центнерга якын, “Нива”ларның 8000 центнер ашлык суктыруларын әйтсәк,урып-җыюга һәрберсенең нык- лы әзерлек белән чыкканлыклары куренә.
Энергия ресурсларын экономияләү өчен комбайннар урак беткәнче басудан кай-тарылмаганнар,барлык төр техник хезмәт – ягулык белән тәэмин итү һәм эретеп-ябыш-тыру хезмэте кырда күрсәтелгән,көнгә ике тапкыр туклыклы итеп әзерләнгән кайнар аш чыгарылган.”Авыл белән басу арасында комбайн белән йөрүе уңайсыз да бит.Болай, эш тәмамлангач,каравылчыга тапшырып,тыныч куңел белән кайтасың.Аннары техник хезмәт урында күрсәтелгәнлектән,вакыт исраф ителми,ягулыкка да әзме-күпме экономия ясала”,- диләр комбайнчылар.
Замана һәр хезмәт кешесен әнә шулай керем-чыгым турында уйланырга өйрәтә. Ул шыңарлылар мисалында да шулай.Амбарга кайткан ашлыкка да кадер зур.Биредә эш ике сменада оештырылган.Шушыннан дәүләткә дә озатылган,халыкка биреләчәк ашлык та чистартылып,әзерләнеп куелган.Урып-җыю эше авыл җирендә яшәүче берәүне дә би- тараф калдырмый.Чөнки сүз иң олы ризык – икмәк турында бара.
|