Казан Дәүләт гуманитар педагогия университеты җитәкчелегеннән 1 ноябрьдә узачак ”Көзге моңнар” концертына катнашырга чакыру алгач, без бик шатландык. Бию коллективы солистлары: Мөхәммәтгалиев Булат, Билалова Сөмбел, Шәрәфиев Инсаф бу концертта ”Балыкчы” , ”Саубуллашу вальсы” , ”Полька-лабиринт” һәм ”Татар егете биюе” белән чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. -Туган ягым Сабадан чыккан һәр талант иясенә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.Мин һәрвакыт туган ягым,аның халкы белән горурланып яшим,-дип чыгыш ясады университет деканы, Бигәнәй авылы егете Мирзаһитов Рамил Хамитович.
Әлфия Билалова. Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.2010 ел.
|