Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Сентябрь » 22 » Укы, уйлан һәм нәтиҗә яса ЭШСЕЗЛЕКТӘН ДӘВА – КУКМАРА ЫСУЛЫ
Укы, уйлан һәм нәтиҗә яса ЭШСЕЗЛЕКТӘН ДӘВА – КУКМАРА ЫСУЛЫ
15:33

Дөньякүләм кризис башланганчы ук инде авыл җирендә эшсезлек арту тенденциясе күзәтелә иде. Кул хезмәте азрак сорый торган заманча технологияләр керүгә бәйле булды ул. Ә менә Татарстанның Кукмара районы авылларында эш юк дип зарланып утыру гадәте, гомумән, юк дияргә мөмкин. Биредә халык үзен-үзе эш белән тәэмин итә. “Авылда эш беркайчан да бетми”, – ди алар.

Зур Сәрдек авыл җирлегенә кергән 6 авылда барлыгы 3600 кеше яши. Аларның 1752се хезмәткә яраклы яшьтә. Ә шушы җирлектәге хуҗалык – Ваминның “Бор” агрофирмасында нибары 300ләбе генә хезмәт белән тәэмин ителгән. Аннан тыш, 200ләбе бюджет оешмаларында яки читкә йөреп эшләсә, тагын 1200дән артык кеше эшсез утырырга тиеш кебек. Ләкин бу авылларның берсендә дә кул кушырып утыручыларны таба алмассың. Һәммәсе хезмәттә. Шәхси хуҗалыкларында мәш киләләр алар. Мал асрыйлар, күп итеп бәрәңге, кишер, суган үстерәләр. Табыш чыганагы буларак суганга аеруча зур игътибар бирелә. Һәрбер йортта диярлек суган кишәрлекләрен күрергә мөмкин. Кыр бакчасына утыртучылар да шактый. Ел саен 100 гектардан артык мәйданда үстереп, 200-250 тонна суган җитештерәләр икән.
Шушы җирлеккә керүче Аш-буҗи авылында Камил Хөсәенов 50 сотый мәйданда суган чәчә. Шуннан узган елда 15000 кг. севок алган. Табышы 750 мең сум. Аннан тыш, 2 гектар мәйданда бәрәңге утыртып, гектарыннан 400 центнер уңыш алган. Анысы 240 мең сум акча керткән. Шулай итеп, гимназиядә укытучы булып эшләүче хатыны һәм балалары белән Камил Хөсәенов
шәхси хуҗалыгыннан 1 миллион 110 мең сумлык суган һәм бәрәңге генә үстереп саткан. Еллык хезмәт хакына әйләндерсәк, ай саен 92 мең 500 сум дигән сүз. Мондый эшне тагын кайдан табарга мөмкин?! Өстәвенә әле Хөсәеновлар мал асрыйлар, иске диван, кресло кебек йомшак мебель ремонтлыйлар...
Йосыпов Җәүдәт, Тимеров Мәүлит гаиләләре дә суган үстерүдә калышмыйлар икән. Ә инде 15-20шәр сотыйда үстерүчеләрне саный башласаң, һәрбер гаиләне атап чыгарга кирәк булачак. Пенсиядәге абый-апалар, бабай-әбиләр дә бакчада казыналар. Пенсионер Гүзәлия апа Хәйруллина мәсьәлән, 15 сотыйда суган, 10 сотыйда кишер үстерә. Суганын сатсалар, кишернең күбесен терлеккә ашаталар икән. Ите тәмле була ди Гүзәлия апа.
Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Миңнефәрд Фәттахов сүзләренә караганда, халык үз хуҗалыкларында ел саен 10-12 миллион сумлык суган, 36-40 миллион сумлык бәрәңге генә үстереп сата икән. Терлекчелек тә гаилә бюджетына саллы өлешен кертә. Халык көн саен 7 тоннага якын сөт сата. Узган елда 12 миллион сумлык сатылган, ә ит – 19 миллион сумнан артык табыш китергән. Шулай итеп Зур Сәрдек халкы узган елда шәхси хуҗалыгында 83 миллион сумлык ит, сөт, бәрәңге, суган җитештереп саткан! 1010 хуҗалыкка бу.
Хезмәте булгач, сые да бар дигән сыман, җирлекнең кайсы гына авылына барып кермә, зур, матур йортлар, төзек урамнар каршы ала. Халыкта 750дән артык җиңел машина һәм авыл хуҗалыгы техникасы бар икән.
Үз бакчасында эшләп табыш алуның тәмен, җаен белгән халык хәзер җитештерүне үстерү, хуҗалыкны киңәйтү планын алга куя. Дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ташламалы кредит биредә киң кулланылыш тапкан. Соңгы
4 елда җирлектә яшәүчеләр барлыгы 31 миллион сумга якын күләмдә алганнар ул кредитны.
Әлбәттә, шундый уңышларга ирешеп эшләүнең нигезендә иң элек халыкның тырышлыгы ята. Алар тормыш авыр дип, кул төшерә торганнардан түгел. Үз бәхетләрен, мул тормышларын үз хезмәтләре белән тудыралар.


Просмотров: 748 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Камил хөсәенов, тимеров мәүлит, зур сәрдек, йосыпов җәүдәт, гүзәлия хайруллина, кризис, кумара районы | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов