Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Март » 10 » "Туган як моңнары"
"Туган як моңнары"
09:33
 
     Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән оешмалар арасында иҗат-отчет концертлары дәвам итә. Авыл халкы һәр концертны дулкынланып көтеп ала.Чөнки сәхнәгә моңарчы күрелмәгән яшь талантлар да,сәләтле,халык мәхәббәтен яулаган олы абый-апалар да менәләр. "Туган як” күмәк хуҗалыгының чыгышын да алдан ук көтеп алды халык. Концерт сәгать сигездә генә башланса да,сәгать җидедә инде ярты зал тулган иде. ”Туган як моңнары” дип аталган концерт программасы авыл иртәсен чагылдырган күренеш белән башланып китте.
....Кемдер көтү куа,кемдер эшкә ашыга. Менә сыер савучы белән көтүче очрашты. Җәмилә - көтүчегә җыр аша үзенең упкәсен белдергәннән соң, алар килешеп:  "Киң болында яшел үлән Мишәбездә тәмле су, сөт нормасын төгәл үтәү икебезнең бурыч ул, -  дип эшкә ашыктылар. Хуҗалык рәисе халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң сәхнәгә алып бару-чылар чыкты. Бер-бер артлы җырлар яңгырады, матур-матур биюләр башкарылды. Концертта күмәк хуҗалыкта эшләүчеләрнең балалары, оныклары да чыгыш яса-дылар. Билаловлар гаиләсенең чыгышын тамашачы бик яратып кабул итте. Кумәк хуҗалыкта бухгалтер булып эшләүче Зөбәрҗәт Билалова үзенең кызлары Алисә, Сөмбел, Энҗе белән башкорт кызлары биюен зур осталык белән башкардылар. Концерт "Чишмәләр җыры син,туган як” җырына куелган хореографик композиция белән тәмамланды. Концерттан һәркем күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән таралды. Колхозчылар эштәге кебек, сәхнәдә дә сынатмадылар. Авыр хезмәттән соң һәркөн репетициягә йөреп үзләренең чыгышлары белән безне куандырганнары өчен аларга олы рәхмәтебезне белдерәсе генә кала. Сау-сәламәт булыгыз, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар гына юлдаш булсын!                                                            
                                                                                              23.02.2010 ел. Садыкова Ф.Х.
Просмотров: 645 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Рөстәм Ганиев, Доярка, кфх, сыер савучы, колхоз, Туган як | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов