Статистика |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2009 » Сентябрь » 21 » Татарстан кроссы - 2009
Татарстан кроссы - 2009 | 14:00 |
20нче сентябрь көнне Сабада сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау, районның иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатында "Татарстан кроссы-2009" үткәрелде. Йөгерү өчен дистанциянең озынлыгы 2013 елда Казанда үткәреләчәк универсиада хөрмәтенә 2013 метр итеп билгеләнгән иде. Кросска старт Сабаның "Вамин - Саба" филиалы яныннан бирелеп, финиш Саба муниципаль районы Советы каршында булды. Бәйгедә безнең авыл җирлегеннән дә 15 спорт сөюче катнашты. Алар: Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Хәмит Гаптерафиков, урта мәктәп физкультура укытучысы Рамил Мөбәрәков, мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина, укучылар: Зарипов Ниаз, Гарипов Рүзәл, Нуриев Данис, Мөхәммәтгалиев Салават, Садыков Фирдүс, Сафина Рисәнә, Гилметдинова Албина, Назмиева Алия һәм башкалар бар иде.
|
Просмотров: 582 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: Рамил Мөбәрәков, Сафина Рисән, Садыков Фирдүс, Хәмит Гаптерафиков, Зарипов Ниаз, Мөхәммәтгалиев Салават, Нуриев Данис, Гарипов Рүзәл, Рөстәм Заһидуллин
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|