Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2013 » Июль » 17 » Төзекләндерү
Төзекләндерү | 16:57 |
Шыңар авыл җирлегендә бер генә елда төзекләндерү эшләре алып барылмый калмый. Агымдагы ел да төзекләндерү эшләренә бай булды. Мәсәлән: Олы Шыңар авылында Тукай урамын чишмә белән тоташтыручы 24 метр озынлыктагы басманың такталары өр яңадан алмаштырылды, чишмә янындагы зур тал агачлары киселеп түгелде, Олы Шыңар авыл зиратына коры калдыклар салу өчен контейнер куелды, Кече Шыңар авылының Ленин урамына вак таш түшәлде, Кече Шыңар авыл зиратын тимердән эшләү өчен җитәрлек материал алынды, Кече Шыңарның мәчет тирәсендәге зур тупыл агачлары киселде, Оет авылының зират капкасы, Йомгалак авылының зират коймасы эшләнә башлады, Оет авылының мәктәп янына кадәр асфалть салу эшләре дәвам итә. Быелның беренче сентябренә Оет авылында җәмәгать үзәге эшләнеп бетеп сафка басыр дип көтелә. Шулай ук Оет авылында шәхси кибет төзелә башлады, һәм ул быел ук сатып алучыларны үзенә кабул итә башлар дип көтелә. Чулпыч авылының зират йорты яңадан буялды, анда корган агачлар киселде. Зур тизлек белән Шыңар - Арча -Казан юлы төзелә, бүгенге көндә төзүчеләр Шыңар авылы янында җир эшен тәмамлау стадиясендә. Саба - Шыңар юлы төзелеше дә Шыңар авылы янында алып барыла, бу эш август аенда тәмамланыр дип көтелә.
|
Просмотров: 439 |
Добавил: Glavapocelenya
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Календарь |
« Июль 2013 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
Block title |
Block content |
|