16 гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл
җирлегендә күрше Арча районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр
буенча урынбасары Мифтахутдинова Надия
Равил кызы, мәдәният бүлеге начальнигы Котдусов Ильнур Фарад улы һәм район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Г.Г.Шангараева белән берлектә мәдәният тормышы һәм балалар фольклор
коллективлары эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу,очрашу булды.Кунаклар мәдәният
эшенең торышы,балалар белән эш һәм балалар фольклор коллективлары туплау,эш
формалары белән кызыксындылар.Без дә үз чиратыбызда аларның эш тәҗрибәсе
турында сораштык. Соңыннан аралашып һәм хәбәрләшеп тору турында уртак фикердә
калып,авыл җирлегендәге объектлар белән таныштырып кунакларны озатып калдык.
|