2012 елның 8 нче июль көнне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Биектау муниципаль районы Иске Казан дәүләт мәдәни - тарихи һәм табигать музей тыюлыгы "Иске Казан" Түгәрәк уены татар фольклоры фестиваленең оештыру комитеты рәисе Ф.Х.Җәүһәрова Олы Шыңар авылынан Фәйзуллина Алинә Мәкъсүд кызын Диплом белән бүләкләде.
Шунда ук җюри рәисе Э.Р.Каюмова, Кече Шыңар авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шәйдуллина Әлфия Кыям кызы җитәкчелегендәге "Каз канаты" фольклор төркемен - "Иң яхшы балалар фольклор коллективы" - номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләде.
Шулай ук "Татарстан" дәүләт теле радиокомпаниясе директоры Ф.С. Гималтдинов Шайдуллина Әлфия Кыям кызына телевизион программалар эшләгәндә ярдәм күрсәткән өчен Рәхмәт хаты белән тәбрикләде.
|