6 ноябрь көнне, укытучылар елы уңаеннан үткән очрашу кичәсе әнә шулай дип аталды. Очрашу дүрт буын укытучыларын берләштерде. Болар: бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары, моннан 20,30 ел элек укытып киткәннәр, бүгенге җөп коллектив һәм яшь укытучылар. Очрашуда "Саба таңнары” редакциясеннән журналист Гөлсинә Галимуллина һәм "Саба дулкыннары” теле-радио компаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова да катнашты. Могаллимнәр күңелләрендә сакланган хатирәләрне яңарттылар, яшь чакларны искә төшереп җырладылар, биеделәр, истәлеккә карточкага төштеләр. Үзешчәннәр аларга укытучылар турында язылган җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. 7 сагәтьтән артык барган кичә беркемне дә ардырмады. "Бер очрашу- бер гомер”,-диләр. Бу чыннан да шулай икән. Гомерләр булып әле тагын очрашсак иде,- дип таралыштылар кунаклар.
Әлфия Билалова К. Шыңар мәдәният йорты cәнгать җитәкчесе. 2010 ел.
|