Шушы исем астында үткәрелгән тематик кичәне, укытучылар елы уңаеннан, Олы Шыңар урта мәктәбендә укытып киткән,хәзерге көндә лаеклы ялда булган һәм бүген балаларга белем бирүче хөрмәтле укытучыларыбызга багышладык. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә җыр,бию,матур теләкләр,котлаулар,рәхмәт сүзләре тынып тормады.Кичәне алып баручылар Билалова Алисә һәм Набиуллин Искәндәр безне кызыклы мәктәп тормышына да алып керделәр, укытучыларга шигъри те- ләкләр,җырлы бүләкләр дә тәкъдим иттеләр.Халык яратып өлгергән җырчылары- быз,биючеләребез моңсуланырга ирек бирмәделәр.Бәйрәмнән һәркем рухи азык алып,рәхмәт әйтеп таралышты.
6.11.2010 ел. Садыкова Ф.Х.
|