Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Октябрь » 5 » Оет башлангыч мәктәбеннән бер мизгел...Өлкәннәр көненә карата “Картаямыни соң йөрәк?” музыкаль-кичә.
Оет башлангыч мәктәбеннән бер мизгел...Өлкәннәр көненә карата “Картаямыни соң йөрәк?” музыкаль-кичә.
18:45

Мәктәптән моң агыла.

Авылның төрле-төрле чатларыннан өсләренә матур күлмәкләрен,башларына ап-ак яулыкларын ябынып,кулларына күчтәнәчләрен кыстырган әбиләр мәктәпкә җыйнала.

Бүген-30 сентябрь көнне Оет башлангыч мәктәбендә “Өлкәннәр көненә”багышланган “Картаямыни соң йөрәк?”дигән музыкаль кичә булды.

    

Күпне күргән безнең өлкән буын

Иске кием кигән “яңартып”

Яши алар тере тарих булып,

Туган җирне сөеп,яратып.

                  Көне-төне,ачлы-туклы эшләп,

                 Авырлыкка түзгән,кыенга.

                  Бөгелеп тә сыгылмаган өчен,

                  Рәхмәт яусын Өлкән буынга!

Хәерле көн,хөрмәтле әбиләребез,дәү әниләребез! Менә без

сезнең белән “Картаямыни соң йөрәк?” дигән кичәгә җыелдык.1991нче

елдан бирле 1 октябрь-өлкәннәр көне итеп билгеләп үтелә.Гомер буе җыйган бөтен байлыгыңны биреп тә картлыктан котылып булмый.Шунысы гаҗәп:тәндә көч бетсә дә,күңел яшь кала.

    Хөрмәтле өлкәннәребез!Без беләбез,сезнең яшьлек,балачак елларыгыз җиңел булмаган .Чөнки балачагыгыз,гүзәл яшьлек елларыгыз авыр сугыш елларына ,сугыштан соңгы  торгынлык елларына туры килгән.Монда утырган һәрберегез авыр һәм сикәлтәле гомер юлы үткән.Тормышның ачысын да,төчесен дә татыган.Хәзер Сез яшәгән еллар белән бүгенге тормышыбыз арасында җир белән күк аермасы.

       Хөрмәтле өлкәннәребез!Сезне чын йөрәгебездән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.Картлык көнендә булса да шушы мул, тыныч тормышыбызга

сөенеп ,саулык-сәламәтлек белән озын озак гомер кичерегез. Сезнең  өчен бу

бер көн генә түгел, ә бөтен гомерегез бәйрәмдәгечә күңелле мизгелләрдән генә торсын!

      Менә мин сезгә 3 сыйныф укучысы  Гыйльметдинов Ильшатның әбисе Гыйльметдинова Фирая  әбинең  шушы кичәдән соң туган уй-кичерешләрен тәкъдим итәм:

                   “Өлкәннәр көне бик күңелле үтте”.

1991 нче елдан гамәлгә кергән Өлкәннәр көнен быел безнең Оет авылында да

билгеләп үттеләр.Оет  башлангыч мәктәбе   укучылары үзләренең әбиләрен

шушы бәйрәмгә чакырдылар. Кичәне Оет башлангыч мәктәбе директоры Мозафарова Гөлзәмия Өлкәннәрне котлау сүзләре белән ачып җибәрде.Ул сүзен Олы Шыңар җирле үзидарә рәисе Заһидуллин Рөстәм Фидаилевичка

бирде.Ул Өлкәннәрне кайнар котлап,сәламәт озын гомер теләп,авыр тормышлы,аз керемле гаиләләргә ярдәм кулы сузуларын аңлатып,сүзен аз сызыклап авылыбыз остабикәсе Файзрахманова Фәйрүзә папга бирде.Фәйрүзә апа сугыш чорында ничек яшәүне күз аллап,балаларга бәхет-

тәүфыйкъ,тырышып укуларын теләп һәм шушы тыныч илдә,рәхәт тормышның кадерен белеп, әти-әниләрен һәм укытучыларны хөрмәтләргә өндәп сүзен тәмамлады.Котлау сүзләрен укытучы Гараева Зимфира да җиткерде.Аннан соң укучы балалар бик оста итеп үзләренең концерт номерларын башкардылар.Алар концерт куйганда   үзебезнең сугыш чорындагы бәхетсез балачакларны күз алдына килеп,күзләрдән яшь-

ләр тәгәрәде.Балалардан соң Оет мәдәният директоры Фазылова  Фирдәвес үзенең моңлы тавышы белән җыр башкарды.Укытучылар Мозафарова Гөлзәмия,Гараева Зимфира ,Фазылова Фирдәвес өчесе бергә матур итеп җыр башкардылар.Кичә беткәч безне мул итеп әзерләнгән табын  янына дәштеләр.Өстәл тулы сый-нигьмәт.Шушы мул табынны  әзерләү өчен билгеле инде Сатыш  филиалы Оет бригадасы җитәкчесе Гарипов Алмазның да өлеше зур булган.Ул ит белән ярдәм иткән .Бу табынны әзерләүдә мәктәп

коллективының Мозафарова Гөлзәмия һәм Гараева Зимфираның ,пешекче Фахретдинова Фирдәвеснең ,медпункт мөдире Гатиятуллина Энҗе,мәдәният директоры Фазылова Фирдәвес,библиотека мөдире Хөсәенова Әлфинәнең билгеле инде өлешләре бик зур. Әлбәттә әбиләр дә буш кул белән килмәгәннәр.Кайсы таба ашы,кайсы кондитер әйберләре һәм

укучы балаларга күчтәнәчләрен алып килгәннәр.Чәй табынын Рөстәм Фидаилевич ачып җибәрде һәм остабикә Фәйрүзә апа Коръәннән сүрәләр укыды. Чөй табыны янында укучыларның әбиләре,балалар  бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан Гарипова Гөлйөзем,медпунктта  эшләп чыккан

Назмиева Фәния, хат ташучы Шакирова Наилә, кибеттә эшләп чыккан Файзрахманова Фәйрүзә, сыер савучы булып эшләгән Гыйльметдинова Фирая, калганнарыбыз колхозның  төрле эшләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр   идек.

       Ашап-эчеп алганнан соң Оет авылында туып хәзерге көндә Олы Шыңар

авылында яшәүче һәм Олы Шыңар мәктәбендә белем бирүче Галимов Фәннүр үзенең баянында моңлы итеп уйнап җибәрде. Әлбәттә инде моңны

җырдан башка күз алдына китереп булмый.Үзебез яшәргәндәй хис итеп без-өлкәннәрдә баянга кушылып җыр суздык. Безне шушылай зурлап,хөрмәтләп кунак итүләре өчен,шушындый рәхәт тормышта яшәвебез өчен иң башта Аллаһ Тәгаләгә, хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә, Олы Шыңар җирле үзидарә җитәкчесе  Рөстәм Фидаилевичка, укытучыларыбызга, анда катнашкан  барлык кешеләргә, укучы балаларга без бик рәхмәтле булып, үзебезне яшәргәндәй хис итеп таралыштык.

Кичә бик күңелле узды.

          Шушындый   уй-фикерләрен җиткереп, тормышның авырлыкла-

рын  беразга гына булсада оныттырып, өлкәннәр безгә алдагы тормышка көч  бирделәр.Ходайдан сәламәтлек сорап, булганга шөкер итеп, шушы ты-

ныч, якты  дөньяда бергә-бергә  озын, озак гомер итсәк иде....

Рәхмәт Сезгә безнең яраткан әбиләребез һәм дәү әниләребез!

Мәңге шулай көләч йөзле, ак әбиләр булып калыгыз!

                                                       

 (Материалны Оет башлангыч мәктәбе мөдире Гөлзәмия Фидәил кызы әзерләде)

                                  

Просмотров: 2006 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Земфира Гараева, Гульзамия Муззаффарова Фидаилевна, уютская начальная школа, Оет, Гөлзәмия Фидәилевна, оет мәктәбе, Уют | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов