12 гыйнвар көнне Кече Шыңар авыл мәдәният
йортында искечә Яңа ел бәйрәме уңаеннан яшь популяр җырчы Мурат Гайсин һәм аның
иҗатташ дусларының "Ярны ташламагыз!”
дип аталган концерты булып узды.Сәхнәдә
бер-бер артлы матур җырлар яңгырады,тамашачы артистлар белән бергә
җырлады,биеде,күңел ачты. Мурат Гайсин
үзе язган җырларын да тәкъдим итте.
Ахырдан бергәләп дискотекада биедек. Бәйрәм күңелле үтте.
|