30 декабрь көнне Кече
Шыңар авыл мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәмнең шулай дип аталуы юкка гына
түгел,ул чынлап та могҗизаларга бай булды.Шайтан малае Шайтанчук белән
Албастин,Түмгәк бай кызы Әдиләне алдап,Кыш бабай белән Кар кызын үзләренә
буйсындырмакчы булдылар.Ләкин эшләре барып чыкмады,кара көчләр җиңелде,
курантлар 12не сугуга, җиргә өр-яңа 2014 ел килде. Театраль күренеш
җыр-биюләр,уеннар белән аралашып барды.3 сәгатькә якын барган тамашаны тамашачы
бер тында карап бетерде,алкышларга күмде.
|