Сезне халыкара өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Сез илебез өчен, иң авыр һәм катлаулы чорда көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләгәнсез. Ватаныбызның күәтен артыру өчен, үзегезне аямыча, киләчәк буыннарның бәхетле тормышта яшәве турында кайгырткансыз. Сезнең барчагызның тормыш юлы сокландыргыч һәм һәркемнең күңелендә чиксез хөрмәт хисләре уята.
Хөрмәтле ветераннар! Шушы олы бәйрәмне барыгызгада сау – сәләмәт каршылавыгызны, исән – имин булуыгызны, бәхетле яшәвегезне телим.
Бәйрәм белән Сезне!
Иһлас күңелдән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин.