Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2009 » Октябрь » 8 » Комиссия утырышында
Комиссия утырышында | 15:05 |
2009 елның 2 октябрь көнне, Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда безнең Олы Шыңар авыл җирлегеннән ике гайләнең эше каралды. Иң элек район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртү хокукы бирүче таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган һәм сыра эчкән хәлдә тоткарланган Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы И.Галиевка төзелгән беркетмә белән таныштырылды. Балигъ булмаган улларына машина белән идарә итәргә рөхсәт биргәннәре һәм контрольдә тотмаганнары өчен укучының әти - әнисенә һәм И.Галиевка кисәтү ясалды.
Шулай ук Оет авылынан Н.Варламов балигъ булмаган балалары булуына карамастан, эчкечелек белән шөгыльләнгәне өчен һәм гайлә тынычлыгы бозган өчен штрафка тартылды.
|
Просмотров: 582 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: И.Галиев, Саба районы Оет авылы, башкарма комитет, Шыңар җирлеге, Оет авылы, Шыңар урта мәктәбе, Саба муниципаль районы, Н.Варламов, штраф
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|