Олы Шыңар авылының хоккей бозында "Көек+Кызыл Мишә” җыелма командасы белән "Шыңар–мәктәп” командасы дусларча очрашу үткәрделәр. Ярышта Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Р.Заһидуллин, урта мәктәп директоры А.Хәбибуллин һәм каршы як команда тренеры Ф.Нуриев катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, "Көек + Кызыл Мишә” командасы, шыңарлыларны 9:7 исәбенә җиңде.