8 март көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында булып үткән бәйрәм концертының шулай дип аталуы юкка гына түгел,сәхнәдә бары тик ир-егетләребез генә чыгыш ясавы һәм аларның бөтен осталыкларын, чын йөрәктән чыккан хисләрен җыр-бию,кызыклы күренешләр аша җиткерүләре залда утыручы хатын-кызларыбызның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен. Җырчыларыбыз Мөхәммәтнур Мөхәммәтгалиев, Рөстәм Заһидуллин, Рифкать Шәрипов ,Рәлиф Шәрифуллин Фәнәвил Садыйков, Ильшат Ибраһимов, Искәндәр Набиуллин, Рәис Тимербаев, Фаяз Садый-ков,концертны алып баручы Рамил Мөбәрәков, биюче егет- Инсаф Шәрәфиев, юмор осталары Илдар Шаһиев, Салават Мөхәммәтгалиев, Ранис Яхин чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Фәридә Садыкова.
|