25 сентябрь көнне Шыңар авылының мәдәният йортында "Наркотикларсыз тормыш” дигән тема астында халык белән очрашу булып үтте.
Халык җыенын авыл җирлеге башлыгы авылдагы көнүзәк мәсәләләргә тукталып, булган яңалыкларны аңлатудан башлап җибәрде. Аннан соң алдагы көн тәртибе буенча Саба районы башкарма комитеты урынбасары И.Ф.Шакиров, район прокуроры урынбасары Р.И.Ахунов, район шифаханәсе табибы – нарколог Ф.Н. Хабибуллин һәм полиция майоры Р.А. Садриев спиртлы эчемлекләр, нарктотик матдәләрнең кешегә тәэсире турында чыгышлар ясадылар.
Җыелыш ахырында килгән авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны район вәкилләренә биреп җаваплар ала алдылар.
|