Шимбә, 14нче август көнне Олы Шыңар авыл җирлеге Казан каласының Чех базарында ярминкәдә катнашты. Бу көнне авыл халкының үзеннән арткан, үз хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре бергә туплап, кала халкына барлыгы 14 мең 075 сумлык товар сатуга чыгарды. Сатуда йомырка, суган, кишер, кәбестә, кабак, бал, мунча себеркесе, каклаган каз, тозлаган яшелчәләр һәм бәйләнгән эшләнмәләр бар иде.Казанлылар бигрәктә авыл йомыркасын һәм яңа сауган сөтне яратып сатып алды. Ярминкәгә алып барылган күпчелек товарлар сатылып, җәмгыясе 8 мең 375 сумлык товар сатылды.
|