Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Март » 10 » Ярый әле Сез бар дөньяда!
Ярый әле Сез бар дөньяда!
09:40
Кем куллары өйне, җирне ямьли - ?
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
                            Ул, әлбәттә,яшәү чыганагы,
                            Тормыш яме - Әнкәй,хатын-кыз!
 
    Менә шундый шигырь юллары белән башланып китте мәдәният йортында 8 март-Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты. Ир - егетләр "Тылсымчы” булып төрле могҗизалар ясаганнан соң, гүзәл затларыбызга багышлап җыр башкардылар. Сәхнәгә бер-бер артлы төрле алып баручылар һәм концерт номерлары чыга торды. Ике әбине аеруча якын итте тамашачы, аларның мәзәк хәлләргә очравыннан рәхәтләнеп көлде. Менә көнчыгыш музыкасы яңгырый. Сәхнәгә Чулпан-Шаһрезадәнең килеп чы- гуына шаккатты Искәндәр. Кыз кияүгә чыккач иренә көн саен бию бүләк итәчәк икән, ә егет үз чиратында булачак хатынын өрмәгән җиргә дә утыртмаячак, дип белдерде. Хатын-кызларыбызга багышлап аерым җырчылар бик матур җырлар башкардылар, төрле яшьтәге биючеләр тынып тормады. ”Фураж ”  һәм  "Кыстыбый”  - дип аталган кызыклы күренешләрне караганда халык рәхәтләнеп күңел ачты. Хатын-кызлар вокаль ансамбле, фольклор коллектив чыгышы, нәфис сүзләр бер-бер артлы үрелеп барды.  Алып баручыларыбыз Хания белән Радик узләренең иң изге теләкләрен җиткергәннән соң, концерт,  барлык башкаручылар катнашында  "Якын дусларсыз калмыйк”  дип аталган финал чыгышы белән тәмамланды.
 
                                                                                                                                          7март,2010 ел. Ф.Садыкова.
Просмотров: 627 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: халык ара хатын кызлар көне, әниләр бәйрәме, 8 март | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов