Саба районы Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинның яңа 2011 ел уңаеннан котлавы!
Хөрмәтле авылдашлар! Кадерле хезмәттәшләр, дуслар, кайткан кунаклар!
Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм! Әлеге искиткеч һәм барыбыз да яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны истә тотачакбыз. Соңгы елларда без үз язмышыбыз өчен җаваплы булырга өйрәндек. Яңа елга кергәндә без барыбыз да үз көчләребезгә ышанабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Киләчәктә нинди генә авырлыклар булган очракта да без аларны җиңәчәкбез. Узган елга нәтиҗә ясап, тармак хезмәткәрләренә эшләре өчен, узган елда без ирешкән барлык эшләр өчен рәхмәтемне белдерәм, киләсе 2011 елга өметләр белән каравыгызны телим. Яңа ел төне – өметләр вакыты. Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим!
|