Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2011 » Январь » 13 » Яңа ел!
Яңа ел!
16:01
  Кече Шыңар авыл мәдәният йортында Яңа ел уңаеннан күп кенә чаралар үтте. Бәйрәмнәргә әзерлек территориядә кардан-боздан сыннар ясау,чыршы бизәү белән башланып китте. 24 декабрь көнне Сабада,районыбызның 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарада күргәзмәләр белән катнаштык. Кыш бабайлар парадында Шыңар авыл җирлегеннән килгән "Куяннар партиясе” призлы 2нче урынны яулады. 30 декабрь көнне яңа ел кичәсе-балмаскарад театральләштерелгән күренеш белән башланып китте.”Кыш бабайда сер бар” дигән бу чыгышта ел символы – Куян үзенә кунакка җәнлекләрне җыйды,гадәттәгечә күп авырлыкларны җиңеп Кыш бабай да аларның бәйрәменә килеп җитте.Бәйрәмнең икенче өлешен төрле уеннарга,сораулар буенча концертка багышладык.Кар кызы белән Кыш бабай яңа төзелгән йортларга, яңа туган сабыйларга котлауларын җиткерделәр һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар. 8 гыйнвар көнне яңа ел лотереялары уйнату уңаеннан "Яңа ел тапшыруына чакырабыз” дип аталган тематик кичә үткәрелде.Әлбәттә инде,тапшыру эшләгәч оператор һәм алып баручылардан башка бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгел,һәм без шулай эшләдек тә:бу көнне күп кенә " кадрлар,клиплар,күренешләр төшерелде.” Лотерея уенна- рында исә төп бүләк- чын куян булды.Тамашачы яратып өлгергән Зарипова Халидә, Заһи- дуллина Хания, Билалова Алисә,Набиуллин Искәндәр,Ибраһимов Илшат,Мөхәммәтов Илфир,Салахова Ләйсән,Ганиева Альбина,Сафина Рисәнә,Газизова Илзирә,Билалова Сөмбел кебек яшь җырчыларыбыз,биючеләребез һәм алып баручыларыбыз халыкны чын мәгънәсендә ял иттерде,бәйрәмнәргә ямь өстәде. 1 гыйнвардан балаларның кышкы каникуллары башланып китте.Без,мәдәният хезмәткәрләре аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүдә үзебездән өлеш керттек.2,3,4 гыйнвар көнне мәктәптә һәм балалар бакчасында чыршы бәйрәмнәре гөрләде, балаларга театраль күренешләр өйрәтүдә Рабгетдинова Гөлсем,ә биюләр өйрәтүдә Шайдуллина Әлфия үзләреннән зур өлеш керттеләр.Шулай ук музыкаль бизәлеш һәм аппаратуралар белән ярдәм иттек. 5 гыйнвар көнне мәдәният йортында балалар өчен лотерея уеннары үткәрелде. Сәгать 9да башланган бәйрәм 12 гә кадәр дәвам итте.Балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнап,җырлап биеп күңел ачтылар,барлык отышларга да бик сөенделәр. 6 гыйнвардан алып балалар өчен төрле спорт уеннары,ярышлар оештырылды, балалар тенниста,шашка-шахматта көч сынаштылар.
                                                                                                      Садыкова Ф.Х. 10.01.11.
Просмотров: 641 | Добавил: Glavapocelenya | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов