Һәр елны декабрьнең беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы итеп игълан ителә.Бу вакытта аларга һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм,җылы мөнәсәбәт, игътибар бирергә тырыша. Безнең Кече Шыңар авыл мәдәният йортында да шушы уңайдан спорт бәйгесе оештырылды.Тумыштан,яисә сәламәтлеге буенча инвалид булганнарны бу көнне спортзалда төрле ярышлар көтә иде.Иң беренче булып алар кул көрәшендә көч сынаштылар.Күзләре начар күрсә дә, Габдрахманов Фарук абый иң беренче булып ярышка чыкты. Ләкин алар арасында иң көчлесе булып, 60 яшен тутырган Рафа- эль абый Әхмәтов танылды. Шахмат ярышында да Рафаэль абый беренчелекне бирмәде. Шашка ярышларында Шиһапов Айнур, Хаҗиев Илфар, Усманов Фәнис аеруча активлык күрсәттеләр,әмма аларның барысын да отып, җиңүче булып Муллахмәтов Ирек абый калды.Бу ярышлар тәмамлангач барлык уенчылар кат- нашында теннис уеннары башланып китте. Ярышта Гильметдинов Зөфәр, 70 яшен тутыруга карамастан Мөхетдинов Якуб абыйлар җиң сызганып уйнадылар. Ләкин яшьлек үзенекен итте,Әхмәтов Раильгә тиңнәр табылмады. Шулай итеп теннис буенча беренче урын Әхмәтов Раильгә бирелде.Соңыннан Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Заһидуллин, спортинструктор Набиуллин И.Н. һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан инвалидларны тәбрикләп, аларга истәлек бүләкләре һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу ярышта башлап йөрүче, инва- лидлар советы рәисе Әхмәтов Рафаэль абый икенче көнне район буенча ярышларда катнашып кул көрәше буенча өченче урынны алып кайтты.
Ф.Х.Садыкова 2.12.2010 ел.
|