Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2010 » Октябрь » 25 » Икенче чакырылышның беренче утырышында.
Икенче чакырылышның беренче утырышында. | 11:48 |
14нче октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йотының актлар залында Олы Шыңар авыл җирлеге Советының беренче утырышы уздырылды. Аны 5нче номерлы Кече Шыңар авылының сайлау округыннан сайланган иң өлкән депутат Исмәгыйль Мөхетдинов ачты һәм алып барды. Утырышта Саба муниципаль районының финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсүн Әкбәр улы катнашты. Утырышның көн тәртибенә Олы Шыңар вәкиллекле органнарына сайлаулар нәтиҗәсе, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгын сайлау, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау һәм даими комиссияләр билгеләү кертелгән иде. Беренче көн тәртибе буенча Олы Шыңар авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Гөлфия Минһаҗева булып узган сайлауларның нәтиҗәләре белән таныштырып үтте һәм Сунгатов Шәмсүн яңа сайланган депутатларга, депутатлык кенәгәләре тапшырып аларга алдагы эшләрендә зур уңышлар теләде. Икенче көн тәртибе буенча Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгына кандидат итеп депутатлар, моңарчы 2005 елдан Олы Шыңар авыл җирлеген җитәкләгән Рөстәм Заһидуллинны тәкдим иттеләр. Яшерен тавыш бирү тәмамлангач, сайлау комиссиясе рәисе Рәсилә Садыйкова сайлауда катнашкан 10 депутатның унысыда сайлауда Рөстәм Заһидуллинны яклап уңай тавыш бирүләрен игълан итте. Яңа сайланган башлык үзенә күрсәткән олы ышаныч өчен тирән рәхмәтен белдердереп утырышны дәвам итте. Алдагы көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы урынбасарына кандидат итеп, Олы Шыңар урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамиль Мөбәраков тәкъдим ителеп бертавыштан кабул ителде. Ә инде Саба муниципаль районының вәкиллекле органнарына Олы Шыңар авыл җирлегеннән "Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкдим ителгән 9нчы номерлы Оет сайлау округыннан, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Заһидуллин Рөстәм Фидәиль улы һәм шулай ук "Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкдим ителгән 5нче номерлы Кече Шыңар сайлау округыннан, "Газпром трансгаз Казань” җәмгыятенең ЭПУ «Сабагаз” начальнигы Мөхетдинов Исмәгыйль Ибрай улы сайланды.
|
Просмотров: 392 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: единая россия, депутаты, Мубараков Рамиль, Загидуллин Рустем Фидаилевич, Большешинарская средняя школа, Мухетдинов исмагиль Ибраевич
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|