19 сентябрь 2009 ел
КАРАР
Олы Шыңар авыл җирлегендәге
оешма, учреждение, предприятияләрнең
иҗат – отчет концертларын оештыру турында
Авыл җирлегендә үзешчән сәнгатьне тагын да югарырак күтәрү, яңа талантларны барлау һәм хезмәт ияләренең буш вакытларын файдалы итеп оештыру, шулай үзешчән һәм профессиональ сәнгать коллективлары арасында иҗат элемтәләрен ныгыту максатыннан
КАРАР БИРӘМ:
1. 2009 елның ноябрь аеннан 2010 елның май аена кадәр Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә иҗат отчет концертларын үткәрергә.
2. Концерт үткәрү көннәрен, тематикасын расларга.( кушымта)
3. Оешма җитәкчеләренә мероприятияне үткәрүдә актив катнашырга.
4. Коллективларга практик ярдәм оештыруны, бәйрәмне оештыруда шартлар тудыруны Кече Шыңар мәдәният йорты директоры Садыкова Ф. Х. һәм Оет авылы клуб мөдире Фазылова Ф.Н. йөкләргә.
5. Урыннарда бәйрәмне оештыру комиссиясе төзергә һәм комиссиянең рәисе итеп оешма җитәкчесен тәкъдим итәргә.
6. Бу карарның үтәлешен контрольдә тотуны Олы Шыңар башкарма комитеты җитәкчесе Г.Г. Мингазовага йөкләргә.
Саба муниципаль районы
Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Заһидулли
1 нче кушымта авыл җирлеге башлыгы карары нигезендә расландлы
Оешмаларның иҗат-отчет концертларын үткәрү графигы
№ |
Оештыручы коллективларның исемлеге |
Үткәрү көне һәм тематика |
Үткәрү урыны |
1 |
Олы Шыңар балалр бакчасы
Шыңар фельдшер – акушерлык пункты
Почта бүлекчәсе |
28 ноябрь 2009 ел
Әниләр көненә карата |
Кече Шыңар мәдәният йорты |
2 |
Олы Шыңар урта мәктәбе |
13 январь 2010 ел
Искечә яңа елга багышлап |
Кече Шыңар мәдәният йорты |
3 |
“Туган як” ААҖ |
23 февраль 2010 ел
Ватанны саклаучылар көненә карата |
Кече Шыңар мәдәният йорты |
4 |
Олы Шыңар авыл җирлеге Советы
Кече Шыңар мәдәният йорты
Авыл сәүдә системасында эшләүчеләр |
8 март 2010 ел
Халык ара хатын кызлар көне уңаеннан |
Кече Шыңар мәдәният йорты |
5 |
Оет авылы клубы
Оет авылы китапханәсе
Оет башлангыч мәктәбе
Оет фельдшер – акушерлык пункты
ООО “Саба” җәмгыятенең Оет бригадасы
|
1 апрель 2010 ел
Көлке көненә багышлап |
Кече Шыңар мәдәният йорты |
6 |
Иң яхшы дип табылган номерлар |
1 май 2010 ел
Хезмәт һәм яз бәйрәме уңаеннан |
Оет авыл клубы |
|