8 май көнне Оет авылында Бөек җиңү көнен билгеләп үтү тантаналы митинг белән, Советлар Союзы герое Вәлит Хаҗиев хәйкәле каршында Оет башлангыч балалары тарафыннан әзерләнгән тематик чара белән башланып китте. Бәйрәм белән котлап авыл җирлеге башлыгы сүз әйткәч, бер минутлык тынлык игълан ителде, һәм салют атылды. Килгән кунаклар, сугыч чоры балалары бәйрәмне чәй табыны артында үткән авыр елларны искә төшереп дәвам иттеләр.
Олы Шыңар авылында сугышта хәлак булганнарны искә алу хәйкәле янында сәгать көндезге 12дә , авыл җирлеге башлыгы, район вәкиле Айнур Галимуллин, район Советы депутаты Исмәгыйль Ибраһим улы, җирлектәге бюдҗет оешмалары җитәкчеләре һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, урта мәктәп укучылары катнашында башланып китте. Чит җирләрдә илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбыз өчен бер минутлык тынлык булганнан соң, бәйрәм салюты атылды һәм тантана мәдәният йортында укучылар көче белән әзерләнгән тематик чара белән дәвам итте. Соңыннан тыл ветераннары һәм килгән кунаклар өстәл артында бәйрәмне дәвам иттеләр.
Җиңү бәйрәмен уздыру өчен эшмәкәр бертуган Гараевлар сугыш ветераннарына акчалата конверт һәм күчтәнәч пакет, сугыш ветераннарының тол хатыннарына пакетлар, өстәл әзерләргә шәхси кибетләр, "Туган як" оешмасы ярдәм итте.
|