Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2012 » Март » 31 » Җиңүче Инсаф!!!
Җиңүче Инсаф!!! | 09:30 |
Кече Шыңар авыл егете,8 сыйныф укучысы Инсаф Шәрәфиев кечкенәдән сәнгатькә,аеруча биюгә тартылды.Мәдәният йортында эшләп килүче "Әлфия” бию коллективына да бәләкәйдән үк аяк басты ул,үзенең осталыгы белән тамашачы- ның мәхәббәтен яулады.Җитәкчесе Әлфия Шайдуллина белән алар төрле район, республика күләмендәге конкурсларда еш кына чыгышлар ясап призлы урыннарны яулыйлар. 13 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган "Без барысын да булдырабыз”дип аталган мөмкинлекләре чикләнгән балаларның 5 нче Республика конкурсында уңышлы чыгыш ясап Инсаф Шәрәфиев 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.Инсафка киләчәктә ныклы сәламәтлек һәм тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләргә генә кала.Афәрин,Инсаф!
|
Просмотров: 360 |
Добавил: Glavapocelenya
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|