Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Сентябрь » 8 » Гөлнур "Ана даны - Материнская слава" - медалье алды
Гөлнур "Ана даны - Материнская слава" - медалье алды
15:18

                                   

        Галимовлар – Олы Шыңар авылында иң абруйлы гаиләләрнең берсе.Алар узган ел “Татарстан горурлыгы” дигэн конкурсның район этабында “Гаиләм – минем байлыгым” номинациясендә җиңү яулап районда да танылдылар.Ул вакытта Гөлнур Галимова, бишенче баласы өч айлык Гөльязын багуы  cәбәпле,кичәгә килә алмаган иде.Гаилә башлыгы Фәннүр Галимов сәхнәгә кызы Гүзәл,улы Рүзәл һәм игезәкләр Нияз,Илназ белән күтәрелеп,үзләрен музыка сөюче балалар үстерүче гаилә буларак та күрсәтте.Хәзер инде кечкенә Гөльяз да тәпи йөри,теле ачыла башлаган.Гөлнур ханым район кулланучылар җәмгыяте кибетендә сатучы эшен дәвам итә.Галимовлар ишле гаиләнең өстенлекләрен үз тормышлары мисалында раслап,бер-берсен хөрмәт итеп,тулыландырып,бер-берсенә ышанып яшиләр.Бу гаиләдә балаларга киләчәктә дөрес усеш алу һәм ышанычлы караш өчен ныклы җирлек бирелә.Имин ата-ана йорты балага яхшы тормыш  өчен урнәк булып тора.Андый гаиләләр шәхес талантларын да яхшырак ача.

        Күп бала табып,аларны намус белән тәрбияләгән өчен биш бала анасы Гөлнур Габделбәр кызы Галимова Татарстан Президенты Указы нигезендэ “Ана даны- Материн- ская слава” медале белән бүләкләнде.

Просмотров: 609 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: деревня Большой Шинар, Шинарское поселение, Сабинский район, Галимова Гөлнур, Шынарское, Шыңар, мать, Шинар, медаль, Герой | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов