Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Май » 24 » Гайлә бәйрәме.
Гайлә бәйрәме.
22:41
   19 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында "Әти,әни һәм мин - тату спорт гайләсе" - дип аталган гайлә бәйрәме булып узды. Узган ел район үзәгендә үткәрелгән бу чарада Сабалы Мөбәраков Алберт гайләсе җиңү яулаган. Был да Альберт җәмәгате Эльмира  һәм кызы Альбина белән берлектә Шыңарлылар белән көч сынашты. Ә инде Шыңар авыл җирлегеннән бу бәйгедә барлыгы 6 гайлә катнашты. Алар: Нәҗмиев Илдус, Ибрагимов Марат, Кадыйров Рамиль, Мөхетдинов Фәнзир, Нәбиуллин Алмаз һәм Яхин Расихлар гайләсе. Бәйгене районның халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин  башлап җибәрде. Ул үзенең чыгышында һәр гайләгә уңыш һәм бәхет теләде.
   Эстафета уеннарында туп ыргыту, аркан тартышу, йөгерү,  сикерү, боҗра әйләндерү кебек кызыклы уеннардан соң җиңүче итеп жюри Олы Шыңар авылыннан Мөхетдинов Фәнзирләр гайләсен таныды һәм аларга "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин күчмә кубок тапшырды. Шулай ук Яхиннар гайләсе - "Иң көчле гайлә", Кадыйровлар - "Иң җитез гайлә", Набиуллиннар - "Иң тату гайлә", Нәҗмиевлар - "Иң уңган гайлә", Ибрагимовлар "Иң музыкаль" - гайлә дигән исемгә лаек булдылар һәм истлек бүләкләре белән бүләкләнделәр. Спорт сөючеләрне "Әлфия" бию төркеменең  кечкенәләр төркеме ял иттерде. Алар башкаруындагы "Моряк", "Полька, "Вальс" биюләре көчле алкышларга күмелде. Кече Шыңарлы Зөлхия Абдуллина башкаруындагы "Безне өйдә көтәләр" дигән җыр да  спорт сөючеләрнең күңеленә хуш килде. Бәйгенең ахырында авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин барлык килгән гайләләргә дә исәнлек - саулык теләде, һәм  шушында килгән гайләләрнең барысыныңда эшле булуларын, яңа йортларда җитеш тормыш белән  торуларын, барчасының да автомашиналары булуын һәм инде әлбәттә күп балалары булуын искәртеп: "Бер булганнан барда була шул, молодцы!, Сез булдырасыз " - диде.  
Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 574 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: социаль защита, рөстәм равилин.яхин расих, марсель хузин, зульхия абдуллина, кадыйров рамиль, Ибрагимов, мубараков альберт, назмиев ильдус, набиуллин алмаз | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Май 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов