Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2010 » Март » 24 » "Чәчәк атсын җиребез"
"Чәчәк атсын җиребез"
10:41
    20 март көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында уткәрелгән концерт-тамашаны шулай дип атадык.Чөнки биредә үз туган ягын яратып,шул төбәктә үзенең халкы өчен хезмәт итүче Олы Шыңар авыл җирлегенә кергән барлык оешмалардан узешчән сәнгатьне яратучылар, чын артистлардан ким булмаган җырчылар һәм биючеләребез катнашты. Шулай итеп ел буена барган олы хезмәтнең ахырыйомгаклау концерты булды. Концертны Кыш бабай һәм Кар кызы башлап җибәрде.Кыш бабай әле һаман да үзенең биләмәләрен яз кызы Нәүрүзбикәгә бирергә теләми.Ләкин көчләр тигез түгел, Яз кызы " тылсымлы таякны” үз кулына алды. Шулай ук авылда булган төрле вакыйгалар,кызыклы күренешләр дә концертта үз урынын алды,төрле оешмалардан иң әйбәт үзешчән сәнгать номерлары бер-бер артлы үрелеп барды.Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фидаилевичның җырга, биюгә, юморга осталыгын белгән халык аның чыгышларын көчле алкышларга күмде. Концертта Саба район администрациясе аппарат җитәкчесе Сабиров Расих Хасанович һәм "Сабыгаз” управлениесе начальнигы Мөхетдинов Исмәгыйль Ибраевич катнашты.Алар үзешчәннәрнең чыгышларыннан бик канәгать калып үзләренең олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
                                                                                                                                       20 март,2010 ел. Садыкова Ф.Х.
Просмотров: 510 | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Сабиров Расих Хасанович, Нәрүзбикә, Мөхетдинов исмәгыйль Ибраевич, Расих Хәсән улы, Сабыгаз, Сабагаз | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов