Статистика |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2010 » Май » 27 » Бердәм өмәләрдә.
Бердәм өмәләрдә. | 14:25 |
25нче май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендәге барлык бюдҗет оешмаларында эшләүчеләр Олы Шыңар , Кече Шыңар , Оет авыллары урамнарына өмәгә чыктылар. Авыл урамнарындагы аунап яткан шешәләр, пакет һәм көн күреш калдыклары җыелганнан соң, өмә күпер кырыйларында һәм чишмә буйларында дәвам итте. Язгы ташу белән агып килеп, биялеп торган су юллары чистартылды, корган сынган агыч ботаклары арбаларга төялде. Ул көнне авыл җирлеге буеннча барлыгы 17 кеше өмәдә катнашып барлыгы 6 куб.метр чүп җыйналды.
Алдагы көннәрдә авыл эчендәге баганаларны агарту, чүп үләннәрен чабу һәм сабантуй үткәрү урыннарын чистарту планнаштырыла.
|
Просмотров: 443 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: Чулпыч авылы, чисталык, өмә, Сабантуй, Шыңар авылы
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|