Ел саен үткәрелә торган традицион балыкчылар ярышы быел да бик күңелле узды. Яңгыр яумаган елны чели табуы да чып - чын проблема икән ул. Чели эзләп малайлар велосипедларына утырып чишмә буена киттеләр. Тал астында тыныч кына яшәп яткан суалчаннар күз ачып йомганчы буш шырпы кабына кереп урнаштылар.
Өч сәгаькә сузылган ярыш мондый нәтиҗәләр белән тәмамланды:
1. "Иң күп балык тотучы" - Гилметдинов Данис, Олы Шыңар авылыннан.
2. "Иң кечкенә балык тотучы" - Садыйков Фаяз, ОлыШыңар авылыннан.
3. "Иң зур балык тотучы" - Ибрагимов Илмир, Олы Шыңар авылыннан.
Афәрин, булдырдыгыз егеләр!
Әлфия Шәйдуллина.
|