25 март көнне Кече Шыңар авыл мәдәният хезмәткәрләре район күләмендә үткәрелгән зур чарада – Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә катнаштылар. Кече Шыңар авыл мәдәният йортына 2014 ел эш нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы эшләүче мәдәният йорты” исеме һәм 1 дәрәҗәдәге диплом , мәдәният йортының балетмейстеры Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызына Саба муниципаль районының Мактау грамотасы һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
|