Кече Шыңар
авыл мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан 50 ел бергә яшәүче парларны
хөрмәтләү кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Олы Шыңар авылыннан Шаймарданов Нәҗип һәм
Фәния апа,Ахунҗанов Әдһәм һәм Мәсхудә апа,Кече Шыңардан Тимергалиев Хәйдәр һәм
Лира апалар катнашты.Аларның янәшәсендә
балалары,оныклары,оныкчыклары.Һәммәсенең дә әйтер сүзе,котлавы,иксез-чиксез рәхмәтләре
бар.Тормыштан сабак,гыйбрәт ала-ала яши кеше гомер буе. "Кырыс язмыш белән
көрәшергә бик үк җиңел булмаса да,бирешмәдек. Елатырга теләсә-көлдек,бәреп
екса,җырлый-җырлый күтәрелдек”,- дип сөйләделәр алар.Бер-бер артлы котлау
чыгышлары,концерт номерлары һәм әлбәттә хисләр дулкыны,күзләрдәге шатлык
яшьләре. Тормышның кадерен белеп,авырлыкларга бирешмичә,бер-береңне хөрмәт итеп
яшәү-бу аларның изге теләкләре.Залда утырган яшьләр, тамашачылар алтын парларга
сокланып һәр чыгышны яратып кабул итте,көчле алкышларга күмде.
|